Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең яшь музыкантлары республика конкурсында җиңү яуладылар

Чаллыда «Арт лаборатория» дип аталган балалар-яшүсмерләр инструменталь ансамбльләре республика бәйгесе үтте.

Республика конкурсына бөтен Татарстаннан иң яхшы инструменталь коллективлар җыелды. Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр берьюлы ике номинациядә уңышка ирештеләр.
«Кыллы инструментлар ансамбльләр» номинациясендә «Cantabile» ВИОЛОНЧЕЛЬЧЕЛӘР ансамбле II дәрәҗә лауреат булды, «Каприс» виолончельчеләр дуэты I дәрәҗә лауреат исемен алуга иреште.
Талантлы виолончельчеләрне укытучы Люция Кадырова әзерли. Сәхнәдә яшь артистларның югары осталыгын концертмейстерлар Татьяна Жигалова һәм Элина Гадиева тәэмин итте.
«Халык уен кораллары ансамбльләре» номинациясендә «Prima-дуэт» шулай ук иң югары бүләккә – I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ансамбль укытучысы Елена Коклина һәм концертмейстер Елена Кускова бу җиңүгә зур өлеш керттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев