Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең яңа хореография коллективы – Халыкара фестиваль лауреаты

Хореограф Наталья Яковлеваның «МАХАББАТ» дип исемләнгән гүзәл ханымнардан оештырылган яңа бию коллективы «Мультиfast» Халыкара фестиваль — конкурсында I дәрәҗә лауреат булды.

Күп төрле сәнгать жанрларын үз эченә алган фестиваль бу көннәрдә Чаллы шәһәрендә үтте. Анда илнең төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашты. Зәйнең «МАХАББАТ» төркеме исә фестивальнең I дәрәҗә лауреаты булды һәм Сочида узачак Халыкара бәйгегә чакыру сертификаты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев