Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең эшче яшьләре – «Наше время - Безнең заман» фестивале төбәк туры җиңүчеләре

Узган ялларда Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең төбәк этабы узды.

Анда безнең районның башкарма комитет җыелма командасы да һәрвакыттагыча көчле номерлар белән катнашты. Безнекеләр 15 район командалары арасында беренче урынны яулауга иреште. 

Быел ул ике мөһим датага – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап оештырылды.

Быелгы төбәк бәйгесе  республиканың 15 район һәм шәһәрен берләштереп (Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Азнакай, Ютазы,  Сарман, Баулы, Болгар, Әлмәт), анда  45 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Зәйнең талантлы эшче яшьләре төрле номинацияләрдә искиткеч чыгышлары белән мәртәбәле  жюридан югары бәя алды. Безнекеләр “Хореография” номинациясендә “От винта” композициясе белән беренче урын, “Вокал ансамбльләр” номинациясендә рус халык җырын (“Веселей, честной народ”) башкарып шулай ук беренче урынга лаек булдылар. “Дан минуты” номинациясендә “Отсчет до бессмертия” әдәби-музыкаль композициясе дә беренчелекне бирмәде. Шул рәвешле безнекеләр фестивальнең Казанда узачак супер-финалына үтте. 

Ә “Яхшы кәеф” ансамбле “Идел вальсы” җыры белән махсус бүләккә лаек булды.  Зәй башкарма комитет командасы беренче урынны яулады. 

Татарстанда 2013 елдан башлап республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган фестиваль инде күптән эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу, инициативаларына ярдәм күрсәтү һәм алар арасында корпоратив мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән мөһим проектка әверелде. Проектның төп максаты – яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев