Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең “Бишкәй” ансамбле «Туым жондозы-2026» фестиваленең беренче дәрәҗә лауреатлары булдылар

Фестивальдә Зәйдән Түбән Биш мәдәният йортында эшләүче “Бишкәй” балалар керәшен ансамбле чыгыш ясады.

15 февральдә  Казанның «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җырларын яшь башкаручыларның  «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» республика конкурс-фестиваленең Гала-концерты булды.

Конкурста Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьлек кыз-егетләр катнашты. Гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20гә якын финалистны сайлап алдылар.

Фестивальдә Зәйдән Түбән Биш мәдәният йортында эшләүче “Бишкәй” балалар керәшен ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең җитәкчесе – Наталья Вәлиәхмәтова, аккомпианиаторы – Фәрит Таймасов. Бишкәйлеләр фестивальдә «Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә  I дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Җиңүчеләрне котлап, алга таба да уңышлар телибез!

фотолар: мәдәният идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев