Зәйнең бию ансамбле – бәйге лауреаты
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Заиночки” хезмәт ветераннары хореография ансамбле Казанда узган «Мириада талантов» төбәкара бәйгесендә I дәрәҗә лауреат булды.
Конкурска Татарстаннан һәм Чувашиядән 400дән артык катнашучы җыелган иде. Чыгыш ясаучылар осталыгын халык артистлары, профессорлар һәм ЮНЕСКО жюри әгъзалары бәяләде. Һәм безнең заиночкалылар «Народный стилизованный танец» номинациясендә югары бүләккә ия булдылар.

Ансамбльнең җитәкчесе – Лидия Нестягина.
фото: мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев