Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең «Азаль» ансамбле Әлмәттә “Сандугач сайрар илем» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

Әлмәттә “Сандугач сайрар илем” XXIX төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

Чакырылган катнашучылар арасында Зәйдән “Азаль” халык вокаль-хореография ансамбле дә бар иде. Әлеге иҗат төркеме фестивальнең иң яхшы чыгыш ясаучыларының берсе буларак гала-концертта катнашты. Гомумән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” һәм “Мирас” ансамбльләре һәр ел саен бу фестивальдә җиңүләр яулап килә, быел да алар зур уңышларга иреште. 

Гала-концертта сәхнәгә коллективның иң көчле тәрбияләнүчеләре чыкты, алар мәдәният байлыгын һәм иҗади дәртне чагылдырган номерлар күрсәттеләр. Мондый масштаблы чарада катнашу — Зәй артистларының югары дәрәҗәдәге осталыгын тагын бер кат тану булды.

фото:  җитәкчедән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев