Зәйнең “Азаль” ансамбле Мәскәүдән Гран-при белән кайтты
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Единство России”, “Энергия творчества”, “Великая страна” дип аталган халыкара фестиваль-бәйгеләре үтте.
Анда Зәйдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” вокаль-хореография балалар ансамбле катнашып, иң югары бүләк - Гран-прига ия булды. Патриотик темага үткәрелгән бәйгедә безнең иҗат коллективы Ватанга багышланган җырлары белән мәртәбәле жюри күңелен яулады.
Иҗат бәйгесе нәтиҗәләре буенча ансамбльләр арасында азальлеләр төп бүләккә лаек булды. Ә аерым башкаручылар арасында Александра Шишмагаевага Гран-при тапшырылды. Сабина Асадова - I дәрәҗә, Эмилия Баһаутдинова - II дәрәҗә лауреат булдылар.

“Әлеге бәйге беренчедән балаларга үз иҗат мөмкинлекләрен тагын бер кат сынап карау булса, икенчедән алар Мәскәүнең истәлекле урыннарында экскурсияләрдә дә булдылар. Әти-әниләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Талантлы балаларны үстерү ул күмәк эшне сорый”, - диде Әлфия Хәмисовна.
фотолар ансамбльдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев