Зәйнең «Азаль» ансамбле – «Artis-2024» халыкара премиясе фестивале җиңүчесе
Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә Artis-2024 Халыкара балалар иҗаты фестивале үтте.
Анда Россиянең 141 торак пунктыннан һәм Белорусиядән иң талантлылар җыелды. Барлыгы 201 иҗат делегациясе төньяк башкала мәдәният учаклары сәхнәләрен яулады. Татарстан делегациясе составында Зәйнең «Азаль» ансамбле дә югары премиягә дәгъва тотты.
Ә 2 декабрьдә «Октябрьский» зур концертлар залында «Artis-2024» фестивале җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Анда безнең шәһәрнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Азаль» ансамбле «Иң яхшы вокаль ансамбль» номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булды. Талантлы балаларыбызны илкүләмендә Зәебезнең данын лаеклы яклаулары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев