Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең актив мәдәни рухлы затлары концерт куйды

Әниләр көне уңаеннан Зәйнең төрле түгәрәкләргә йөрүче актив хатын-кызлары Кармалка авылы мәдәният йортында матур бәйрәм кичәсе оештырып, кече авыл халкын сөендерделәр.

Кармалка мәдәният йорты директоры Илсөяр Халиуллина  оештырган чыгышларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкчелегендәге “Заиночки” бию ансамбле, Елена Бурый җитәкчелегендәге “Магия аккордов” гитаристлар иҗат төркеме тулыландырды. 

Биючеләрнең оста хәрәкәтләренә карап соклансалар, гитарада уйнап җырлаучы ханымнарның моңлы әһәңнәренә кушылып яраткан композицияләрне искә төшерде карамалылар. 

“Туган авылым халкына Әниләр көне уңаеннан күркәм бәйрәм рухы бүләк итә алуыбызга бик шат булдык”, - дип язган үзенең социаль челтәр аккаунтында шәһәр суды хөкемдары,  “Магия аккордов” төркем әгъзасы Венера Исаичева.

фото мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев