Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияты клубы җылы кичәгә чакыра
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда 24 апрельдә «Адымнар» татар мәдәнияте клубының отчет концерты була.
Ансамбль 2013 елның сентябрендә оешты. Коллектив белән Фәннүр Миңнекәев җитәкчелек итә. Оешкан көннән алып “Адымнар" тотрыклы эшләүче коллектив, мәдәният сарае чараларында актив катнашып киләләр.
Коллективның төп максаты – татар халкы мәдәниятенә, халык җырына, гореф-гадәтләренә киң җәмәгатьчелекне тарту. Ансамбль фольклор-сәхнә юнәлешендә эшли, алар тамашачыга «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Аулак өй» кебек театральләштерелгән тамашалар тәкъдим итәләр.
Ансамбль зәйлеләрне һәм шәһәр кунакларын халык иҗатыннан ләззәт алырга чакыра.
Хисап концерты кичке сәгать 6да башлана.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев