Зәйлеләрне һәм шәһәр-район кунакларын “Олы көн – якты бәйрәм” кичәсенә чакыралар
Православие динендәгеләрнең Пасха атнасы бара. Халык атна дәвамында бер-берсен бәйрәм белән котлап, кунакка йөри.
Район җитәкчелеге, район мәдәният йорты һәм җирле керәшен оешмасы бу уңайдан “Оло кон – җакты бәйрәм” дип аталган кичә оештыра. Бәйрәм 17 апрельдә кичке сәгать 5тә Иске Зәй мәдәният йортында уза.
Программада район хакимияте һәм дини оешмалар вәкилләренең котлавы, керәшен һәм рус фольклор коллективлары чыгышы, “Олы көн бәйрәме өстәле” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү, җирле рәссамнәр Александр Биканов һәм Борис Князев картиналарыннан күргәзмә оештыру каралган.
Пасха бәйрәме алдыннан район керәшен оешмасы гаилә кыйммәтләрен, милли аш-су традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан "Олы көн бәйрәме өстәле" конкурсын оештырды. Бәйгедә 50дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләр бәйрәм кичәсендә бүләкләнәчәк. Призларны спонсорлар Николай Токранов, Николай Тихонов, Петр Минеев, Николай Казаков һәм Людмила Глушкова әзерләде.
Барыгызны да матур бәйрәмдә көтеп калалар.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев