Зәйлеләр “Уяв” бәйрәмендә катнашты
29 июньдә Нурлатта чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме узды. Аның мәртәбәле кунаклары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев булды.
Бәйрәм кунаклары чуваш мәдәнияте дөньясына чумды: бәйрәм мәйданчыгында милли уеннар, традицион чуаш ашлары презентациясе, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшеннән күргәзмә-сату, төрле мастер-класслар һәм ачык конкурслар уздырылды.
Зәйдән анда “Энергетик” Мәдәният сараеның «Злато» вокаль ансамбле һәм «Магия» хореография төркеме катнашты. Мәдәният сарае директоры Светлана Ревина җитәкчелегендәге иҗади делегация чыгышлары бәйрәмгә аерым төсмер бирде. Зәй җырчыларының җырлары һәм биюләре тамашачыларны битараф калдырмады.
фотолар мәдәният идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев