Зәйлеләр “Туым Жондозы” фестиваленең сайлап алу туры лауреатлары булдылар
“Туым Жондозы” фестиваленең сайлап алу туры Тукай районының Мәләкәс авылында узды.
Биредә Чаллы, Зәй, Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнарыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар үзләрен сынады.
Зәйдән Түбән Биш мәдәният йортында эшләүче “Бишкәй” балалар керәшен ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең җитәкчесе – Наталья Вәлиәхмәтова. Бишкәйлеләр “Халык җырлары вокаль ансамбле” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Айгөл Асаева, Румия Фәрхетдинова - “Халык вокалы” номинациясендә II дәрәҗә лауреат.
Җиңүчеләрне котлап, алга таба да уңышлар телибез!
Фотолар Наталья Вәлиәхмәтовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев