Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйлеләр төрки халыклар иҗат фестивалендә катнашты

5 июльдә Азнакайның Чатыр тавында унбишенче тапкыр төрки халыкларның “Чатыр тау җыены” исемле халык иҗаты фестивале узды.

Анда Зәйдән Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы җитәкчесе Әминә Биккинина, Тәслимә һәм Фәннур Миңнекәевләр гаилә дуэты катнашты. 

 

“Фестиваль “Чатыр тау легендалары” исемле театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Бәйрәмдә Татарстан, Башкортстан, Россиянең башка  төбәкләреннән килгән фольклор коллективларның чыгышы, төрки халыкларның кул эшләре күргәзмәсе, милли ашлар күрсәтелде. Биредә катнашучылар төрле уеннарда уйнады, мастер-классларда кул эшләренә өйрәнде”, - ди Әминә Муллануровна. 

Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар һәм җыр-бию дә тәкъдим ителгән. Анда безнең Миңнекәевларның күркәм чыгышлары мул алкышларга күмелгән. 

Шулай ук биредә  Бөтендөнья татар конгрессының «Көньяк-көнчыгыш» төбәге җирле оешма җитәкчеләре күчмә утырышы да узган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев