Зәйлеләр «Кукмара итекләре» фестивалендә катнаша
Бүген, 5 гыйнварда Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак.Анда һәр елдагыча Зәй делегациясе дә катнаша.
Кукмара районының төп мәдәни брендларыннан берсенә әверелгән кышкы бәйрәм «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны, район хакимияте һәм Кукмара киез итек комбинаты ярдәмендә уза.
«Кукмара итекләре» фестивале ел саен республиканың барлык районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар җыя, халык традицияләрен, һөнәрчелекне һәм кышкы бәйрәм атмосферасын берләштерә. Зәйлеләр андагы төрле ярышларда катнашып, сынатмыйча, җиңүләр яулап кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев