Зәйлеләр “Каравон” бәйрәмендә катнаша
Бүген, 23 майда Лаеш районының Никольский авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Анда Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары да катнаша.
Ул театральләштерелгән пролог белән көндезге сәгать 11 дә ачылачак. Кунакларны халык уеннары, борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар, осталар ярминкәсе, рус ашлары, шулай ук фольклор коллективлары һәм солистлар чыгышлары көтә. Бәйрәм сәхнәләрендә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараеның «Русская душа» һәм «Злато», "Планета детства" коллективлары да чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, “Каравон" Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен ача. Алда-Семык, Сабантуй, Гырон Быдтон, Валда Шинясь, Иван Купала, Уяв һәм Питрау милли бәйрәмнәре булачак. Мәдәниятләрне һәм гореф — гадәтләрне үзара хөрмәт итү-күпмилләтле республикабызның чәчәк атуының нигезе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев