Зәйдән “Забава” ансамбле Кытайда булды
Зәй музыка мәктәбенең “Забава” инструменталь ансамбле педагоглары Кытайда узган “Алтын Мәйдан” традицион-мәдәни халыкара фестивалендә җиңү яулап кайттылар.
Фестиваль 8-15 сентябрьдә Хэбэй провинциясенең Циньхуандао шәһәрендә оештырылды. Анда Кытай Халык Республикасы провинцияләреннән, Россиянең 30 төбәгеннән ике меңнән артык кеше катнашты.
Фестиваль программасына иҗат коллективлары бәйгеләре уздыру, урам бәйрәмнәрендә катнашу, милли мәдәният кичәләре үткәрү, милли костюмнар күрсәтү, халык кул эшләре күргәзмә-ярминкәләре оештыру, мастер-класслар күрсәтү, Пекин һәм Бэйдайхэ шәһәрләренә экскурсияләр ясау кертелгән иде. Әлеге чараларның һәрберсендә музыка мәктәбе педагоглары актив катнашты.
Ә иҗат бәйгесендә “Забава” инструменталь ансамбле төркем белән чыгыш ясау номинациясендә I дәрәҗә, фольклор чыгыш номинациясендә - II дәрәҗә лауреат булды. Ансамбль җитәкчесе Надежда Красильникова халык иҗатын үстерүгә һәм саклауга, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык тәрбияләүгә, Кытай белән Россия арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
“Забава” ансамбле “Алтын мәйдан” фестивален оештыручылар Гамира Гаделшинага, Иван Чирковка, Алсу Еникеевага рәхмәт белдерә.
“Фестиваль Россия һәм Кытайның иҗат коллективлары, аларның мәдәнияте һәм традицияләре белән аралашу һәм танышу өчен менә дигән мәйданчыкка әверелде. Чараның масштабы тәэсирләндерде һәм гаҗәпләндерде, ә Бэйдайхэ һәм Пекин истәлекле урыннарының искиткеч күренешләре безнең хәтердә озакка калачак”, - ди ансамбль җитәкчесе Надежда Красильникова.
Фотолар музыка мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев