Зәйдән талантлы балалар – «Сандугач сайрар илем» фестивале лауреатлары
Бу көннәрдә Әлмәттә «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» фонды оештыра торган «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең XXVIII сезоны барды.
Һәр елдагыча быел да анда Зәйнең талантлы балалары катнашты. Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» һәм Людмила Заплутахина җитәкчелегендәге «Росток» ансамбльләрендә катнашучылар жюри әгъзаларын матур чыгышлары белән сокландырды. Безнекеләр «Эстрада вокалы» һәм «Аерым башкару» номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча, аерым башкаручылар арасында Александра Шишмагаева, Сабина Асадова һәм Глеб Макаров II дәрәҗә лауреатлар булдылар. III дәрәҗә лауреат исеменә Шамил Шәкүров лаек булды.
Балаларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев