Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдән килгән бию коллективы Казандагы халыкара конкурста искиткеч чыгыш ясады

“Зәй чишмәсе» иҗат коллективы - халыкара бәйге лауреаты.

Безнекеләр Казанда узган конкурста икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

2 майда  “Зәй чишмәсе” бию коллективы “Данс класс!" дип аталган халыкара иҗат бәйгесендә катнашты һәм искиткеч чыгыш ясады. Әлеге коллектив  Зәй балалар сәнгать мәктәбе каршындагы «Город танца» студиясендә шөгыльләнүче хатын-кызлардан тора. Алар бәйгедә  жюри хөкеменә «Эстрада биюе» номинациясендә дәртле бию  тәкъдим иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча коллектив икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

“Зәй чишмәсе" 2024 елның октябрендә оешкан, әмма аның катнашучылары инде профессиональ сәхнәне уңышлы буйсындыра башлаган. Коллектив җитәкчесе, Зәй балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Роза Маркелова үз укучыларының уңыш сере белән уртаклашты:

- Хәрәкәт-ул тормыш. Безнең көннәрдә  кешеләр күпчелек  яңалыкка өйрәнүне, үзләрен иҗатта ачуны өстен күрә. Безнең коллективта өлкәннәр, ниһаять, үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашыра алалар. Алар биергә өйрәнә һәм олы сәхнәгә чыга, - ди ул.

фотолар Зәй балалар сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев