Зәйдән iNFiNiTi командасы урам һәм заманча бию фестивалендә җиңү яулады
Зәйнең «Авангард» заманча бию мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Чаллыдагы Джаз фанк юнәлешендәге фестивальдә беренче урынны яуладылар.
16 кешедән торган iNFiNiTi төркеме яшь биючеләре Джаз фанк юнәлешендә осталыкларын югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр, яхшы хореография, югары сәнгать һәм команда рухы күрсәттеләр. Команданың тренеры Анна Ершова, ә фестивальгә әзерлекне оештыру һәм координацияне мәктәп җитәкчесе Елена Васинкина тәэмин итте.
«Мондый зур фестивальдә җиңү-бөтен команданың тырышып эшләү нәтиҗәсе. Балалар техниканы камилләштереп кенә калмыйлар, бер-берсенең ритмын һәм хисләрен тоярга да өйрәнәләр», - дип билгеләп үтте тренер Анна Николаевна.
фото: бию төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев