Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдән яшь виолончельче Муса Җәлил истәлегенә дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды

Зарина Әхмәтшина Чаллының Орган залында чыгыш ясады.

15 мартта  Чаллының Орган залында «Шагыйрь һәм музыка» V Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивале лауреатларының гала-концерты узды. Чара шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Бу кичне сәхнә республиканың һәм илнең төрле почмакларыннан: Түбән Кама,  Чаллы, Җәлил, Казан, Зәй һәм Мәскәүдән килгән талантлы башкаручыларны берләштерде.

Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы Зарина Әхмәтшина жюри һәм тамашачыларны гаҗәеп башкару осталыгы  белән таң калдырды һәм фестиваль лауреаты булды. Ул композитор Луиза Хәйретдинованың «Элегия»сен тәкъдим итте,  Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигыре фонында яңгырады. 

Бу югары нәтиҗә артында тәҗрибәле педагоглар эше тора. Заринаның  укытучылары Люция Кадырова һәм концертмейстер Татьяна Жигалова.

фотолар музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев