Зәйдә Халыклар бердәмлеге көне зур концерт белән билгеләп үтелә
Бүген, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Әлеге көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә.
Зәебездә әлеге көн уңаеннан күп төрле чаралар үтә. Төп бәйрәм чарасы “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәгать 10 да башлана. Анда район халкы, кунаклар өчен “Единство наших сердец” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев