Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә Виктор Цойны искә алу кичәсе узды

15 августта Зәйнең балалар музыка мәктәбенә яшүсмерләр, волонтерлар һәм яшьләр җыелды.

15 август – талантлы җырчы, “Кино” төркеменең легендар солисты Виктор Цойның вафат булган көне. 

Кичә барышында Виктор Цой язмышы, аның музыкадагы юлы турында сөйләштеләр. Бигрәк тә аның җырларына игътибар бирелде, алар бүген дә актуаль булып кала. Чарада «Кино» төркеме лидеры иҗатына багышланган музыкаль номерлар яңгырады.

Музыка мәктәбенә  җыелган тамашачылар Виктор Цойның җырларын яратуын, аның иҗатын хөрмәт итүен күрсәтте. 

Фотолар музыка мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев