Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә укучыларның кышкы каникулын мавыктыргыч итеп оештырдылар

6 нчы гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Күңелле каникуллар – күңелле уеннар» дип исемләнгән танып – белү уен программасы узды.

Кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ җаваплылык, яшьтәшләр белән аралашу ысулларын үзләштерү кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән төрле кышкы тематик уеннар һәм конкурсларда балалар бик теләп катнашты.

Чара барышында балалар  табышмаклар чиштеләр, спорт эстафеталарында һәм  «Күңелле футбол», «Мине сайла», «Музыкаль эшләпә», «Әкиятне таны» кебек конкурсларда актив катнаштылар.  

Очрашу ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды, шулай ук җыелучылар өчен чәй өстәле оештырылды.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев