Зәйдә Тукай елы ачыла
26 февральдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә татар халкының бөек әдибе Габдулла Тукай тууга 140 ел тулуга багышлап әдәби-музыкаль композиция үткәрелә.
Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Әлеге чара Зәй муниципаль районында әдип елын ачу тантанасы буларак билгеләп үтелә. Программада “Печән базары” театрлаштырылган тамашасы тәкъдим ителә, Тукай әкиятләре, шигырьләре искә алына. Һәр пәнҗешәмбедә китапханәләрдә уздырылган Тукай укуларында актив катнашучылар бүләкләнә.
Башлана 14:00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев