Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә театр фестиваленә йомгак ясыйлар

Быел Зәй районы авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлап үткәрелде.

Бүген  исә әлеге зур фестивальгә йомгак ясау тантанасы үтә.

“Энергетик” Мәдәният сараенда фестивальне йомгаклау район җитәкчеләре, Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары катнашында булачак.  Анда фестиваль җиңүчесе булган иҗади коллективка Гран-при тапшыру күздә тотыла. Аннан соң районыбызның Түбән Биш авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Сәйлән” театр коллективы Артур Ибраһимовның “Күрше авыл догалары” дип исемләнгән ике пәрдәлек драмасын тамашачыларга тәкъдим итә. Матур мәдәни чара 17 июньдә көндезге сәгать 2тә “Энергетик” Мәдәният сараенда башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев