Зәйдә Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев шамаил буенча мастер-класс үткәрде
2 декабрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шамаилнең уникаль техникасы буенча мастер-класс үткәрелде. Аны Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев алып барды.
Бу көнне Мадияр Шәрип улы үзенең осталыгын гына түгел, педагог талантын да күрсәтте. Ул шамаилнең уникаль техникасы серләре белән балалар сәнгать мәктәбенең педагоглары һәм яшь талантлар белән уртаклашты. Бу техника фольга кулланып пыялада нәфис картиналар ясауны күздә тота. Укучылар бу катлаулы һәм матур техниканың нечкәлекләрен үзләштереп, процесска зур кызыксыну һәм илһамлану белән чумдылар. Мастер-класс барлык катнашучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде. Оста белән җанлы аралашу нәтиҗәсендә балалар яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, иҗади энергия дә алдылар, бу аларга алга таба үсештә ярдәм итәчәк. Чара азагында Мадияр Хаҗиев балалар сәнгать мәктәбенә кыйммәтле бүләк ясады, үзенең бер эшен бүләк итте.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев