Зәйдә талантлы балалар арасында эстрада сәнгате фестивале үтте
«Кояшкай» балалар бакчасы базасында «Балалар тавышы-2026» VI муниципаль яшь башкаручылар һәм ансамбльләр эстрада сәнгате фестивале узды.
Фестиваль-конкурсның максаты – балаларны патриотик һәм рухи-әхлакый рухта тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне вокаль-хор сәнгате аша бирү, шулай ук сәләтле яшь башкаручыларны ачыклау. Конкурста Зәйнең 13 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесеннән 80 бала катнашты. Бу фестиваль – чын талантлар бәйрәме, анда безнең районның иң яшь талантлары үзләренең вокаль сәләтләрен һәм артистлык осталыкларын күрсәттеләр.

Балалар чыгышларын компетентлы жюри бәяләде, аның составына район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Анастасия Константинова, "Кояшкай" бакчасы мөдире Алия Сафиуллина, сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Котельникова, музыка мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Мария Федорова керде.

Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр.
«Талантлы балалар-2026» фестивале - районның мәдәни тормышын үстерүдә зур адым. Бу сабыйлар арасыннан киләчәктә эстрада йолдызлары чыгар дип ышанабыз һәм бүген алар зур сәхнәгә беренче адымнарны ясадылар.
Фотолар бакчадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев