Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» XXIV фестивале бара

Бүген Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры башланды.

Мәртәбәле жюри игътибарына Зәй, Сарман, Түбән Кама шәһәр-районнарыннан талантлы балалар үз чыгышларын тәкъдим итә.
Бүген — 27 февральдә «Энергетик» Мәдәният сараенда Зәй һәм Түбән Кама районнарыннан 57 чыгыш күрсәтелә, ә иртәгә — 28 февральдә Түбән Кама һәм Сарман районнарыннан 36 чыгыш каралачак, шул ук көнне кич белән гала-концертта кемнәрнең финалга узулары ачыклана.

Зәй районыннан фестивальнең төбәк турында хореография номинациясендә төрле яшь төркемнәрендә «Улыбка», «Легенда», «Каприз», «Счастье», «Магия» бию төркемнәре катнаша. «Вокал-соло» номинациясендә Есения Соловьева, Полина Киселева, Аделина Сәхәбетдинова, Аяз Миңнегалиев, Арина Бочкарева, Глеб Макаров, Алексей Евдокимов, Язилә Хәйруллина, Риана Гарипова, Сабина Асадова, Данис Арифуллин, Александра Шишмагаева катнашалар. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Азаль», «Мирас», «Наследие», «Ваниль», «Күбәләк» иҗат төркемнәре, нәфис сүздә Анедрей Маданов, Есения Соловьева, Зарина Нуруллина, Полина Тогулева, Эмиль Нәүретдинов, Никита Шакмаков көч сынашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев