Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» фестивален әйдәп баручылар дәресләр бирде

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» балалар, яшьләр иҗат фестивалендә катнашучылар өчен мастер-класслар үтте. Аны хореография, вокал, нәфис сүз буенча билгеле республика шәхесләре үткәрде.

Мастер-класслар төрле төркемнәргә бүленеп бик җанлы барды. Россия Федерациясенең атказанган артисты, балетмейстер Раилә Гарипова бию сәнгатенең нечкәлекләрен ачып, техниканы яхшырту буенча киңәшләре белән уртаклашты. Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, конферанс өлкәсендә эксперт Дмитрий Платонов исә сәхнәдә үзеңне ничек тотарга һәм тамашачылар игътибарын саклап калуның мөһимлеге турында сөйләде. Россия җырчысы, актриса, продюсер Алина Ивах катнашучыларга үзләренең җырлау күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итте һәм аларны тавышны дөрес кулланырга өйрәтте. 

Мастер-класслар иҗат һәм камиллеккә омтылыш белән тулган җылы һәм дустанә атмосферада узды. «Энергетик» Мәдәният сарае җитәкчелеге «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыруда катнашучы Раилә Гарипова, Дмитрий Платонов һәм Алина Ивахка яшь талантлар үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев