Зәйдә Сөббух Рәфыйков премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә
Зәебездә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия өч елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкка ия, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә.
Аның соңгысы 2022 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү бара.
Гаризада түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:
-дәгъва кылучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган елы, көне, яшәү адресы, телефон номеры, эш урыны яки мәшгульлеге, гражданлык хәле, иҗади уңышлары турында бүләкләре, милләтне, мәдәниятне, сәнгатьне үстерүдә эшчәнлеге турында кыскача тасвирлама, автор эшләрен күзаллау өчен материаллар, иҗади эшләр.
Конкурсны оештыручы: мәдәният бүлеге.
Гаризалар Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханәнең 7 бүлмәсендә (2 нче кат) кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 7-28-67, 3-19-69.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев