Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә рус җырлары фестивале узачак

«Пой, русская душа!» фестивале Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәй районында рус мәдәниятен популярлаштыручы Светлана Миронова истәлегенә үткәрелә.

«Энергетик» Мәдәният сарае коллективы май аенда «Пой, русская душа!» масштаблы рус җыры фестивален уздырырга әзерләнә. Быел ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә. Зәй мәдәният сарае проекты фондның грант конкурсында җиңүче булды.

Светлана Мирнонова исемен мәңгеләштерү максатында беренче фестиваль узган ел уздырылды. Светлана Леонидовна 34 ел дәвамында Зәй муниципаль районында рус мәдәниятен популярлаштыруда зур көч куйды, «Русская душа», «Злато», «Сударушки», «Росток», «Ладушки», «Планета детства» вокаль коллективлары, «Заинские голоса» ветераннар хоры белән җитәкчелек итте.

Узган ел фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлары катнашты. Аларның чыгышларын профессиональ жюри бәяләде.

Быел фестивальдә катнашучыларга башта көндезге — читтән торып конкурс форматында чыгыш ясарга, ә аннары Зәйгә төп өлешкә килергә туры киләчәк. Фестиваль көнендә барлык тамашачыларны һәм кунакларны милли костюмнар күргәзмәсе, халык уеннары, әйлән-бәйлән, әлбәттә инде, республиканың иң яхшы фольклор коллективларының гала-концерты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев