Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә «Пой, русская душа» республика фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае сайтында фестивальнең положениесе урнаштырылган.

«Пой, русская душа!» фестивале Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәй районында рус мәдәниятен популярлаштыручы Светлана Миронова истәлегенә үткәрелә.

Фестивальдә рус халык җырлары коллективлары һәм ансамбльләре, шулай ук 12 яшьтән өлкәнрәк аерым башкаручылар катнаша ала. Конкурсантлар фестивальдә халык, авторлык әсәрләре һәм совет композиторлары җырларын башкара алалар.
Бәйге ике этапта узачак: сайлап алу (читтән торып) һәм йомгаклау (гала-концерт).

Фестивальнең гала-концерты 18 майга планлаштырылган. Ул «Энергетик» Мәдәният сараенда үтәчәк. Катнашучыларны шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының иң яхшы педагогларыннан халык вокалы буенча мастер-класслар да көтә. Шулай ук гамәли халык иҗаты буенча күргәзмә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев