Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә өлкәннәр Пушкин иҗатына гашыйк

6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин (1799-1837) туган көн.

Ул Россиядә һәм дөньяның рус телле халкы булган барлык илләрендә рус теле көне буларак  билгеләп үтелә. Шагыйрь хәзерге рус теленең башлангычы һәм үз дәверенең символы булып санала. Быел аның тууына 226 ел тула. 

Шул уңайдан Россия Социаль фонды Зәй клиентлар үзәгендә оешкан, өлкән буынның аралашу үзәгендә шигырь укучылар  кичәсе үтте. Аны әлеге үзәк активисты җирле шагыйрә Надежда Чепурная алып барды. Ул Александр Пушкинның тормыш һәм иҗат юлындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Аннан соң өлкәннәр бергәләшеп “Руслан и Людмила” шигырен сөйләделәр. Шулай ук тиздән 80 яшен тутыручы Венера Кухарь, Наталья Неделько, Румия Забирова, социаль фонд хезмәткәре Светлана Русанина бөек әдипнең шигырьләрен укыдылар. 

- Өлкәннәребез әдәби кичәләрне аеруча үз итә. Ә Александр Пушкин туган көнне алар көтеп алдылар. Алдан шигырьләрен сайладылар, өйрәнделәр. Бу көнгә без барыбыз да хөрмәт белән карыйбыз, - диде клиентлар хезмәте  җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев