Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә Муса Җәлилгә багышланган «Кара урман» фильмы күрсәтеләчәк

Зәй киноучреждениесендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильмның премьерасы 16 февральдә кичке сәгать 6да була.

Татарстанда бүген – 12 февральдән бөек  каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» фильмы прокатка чыга. 

Режиссер Радик Кудояровның Татарстан Республикасы ярдәме белән төшерелгән кинотасмасы Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең фаҗигале язмышы турында сөйли. Фильм үзенең сәнгать көче һәм эмоциональ тирәнлеге аркасында халыкара кинофестивальләрдә танылу һәм югары бүләкләр яулады. Геройлар биш телдә - немец, инглиз, француз, рус һәм татар телләрендә сөйләшәләр.

Шигырьләрен (берсеннән тыш) рус һәм инглиз телләренә Кудояров үзе тәрҗемә иткән. 

Зәй киноучреждениесендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильмның премьерасы 16 февральдә 18:00 сәгатьтә була. Премьерага рәхим итегез!

фото: кинотеатрдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев