Зәйдә Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясына багышланган әдәби кичә үтте
Зәйлеләр күренекле якташлары белән һәрчак горурланып яши. Шуларның берсе Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов. Аның шигъриятенә яшь буында мәхәббәт уяту, тормыш юлыннан һәр зәйленең мәгълүматлы булуына ирешү максатында шәһәребезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе инде икенче ел рәттән үзенчәлекле, район күләмендә уздырылучы бәйге оештыра.
“Быел да ноябрь аенда районыбызда укучыларны китапка, шигърияткә, әдәбиятка тартуны күз уңында тотып, якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан ителде. Шул уңайдан 26 ноябрьдә китапханәбездә, «Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханә фойесында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап һәм рәсем бәйгесендә катнашучыларның иҗат җимешләреннән торган күргәзмә әзерләнде. Чара бик җылы атмосферада үтте, анда Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре, аның турында истәлекләр яңгырады. Безнең максатыбыз да арабыздан киткән талантлы буынның әдәби мирасын яшьләргә җиткерү, аны буыннан-буынга дәвам итү, алар үрнәгендә яшь талантлар тәрбияләү”, - диде үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.
Әдәби кичә Мөдәррис Әгъләмовның туганы Гөлгенә ханым Исрафилова һәм авылдашы Мәүлидә Хәбибуллина катнашу белән дә әһәмиятле булды. Чөнки чара барышында алар әдип белән булган хатирәләрне, үзләренең аның белән якыннан аралашуларын сөйләделәр. Гөлгенә ханым туганына атап иҗат иткән шигырьләрен укыды, ә Мәүлидә ханым булачак шагыйрь белән концертлар оештырып йөрүләрен, күрше авылдан җәяүләп кайтканда юл буе аның шигырьләрен тыңлап кайтуларын җылы итеп сөйләде. Кичәне алып баручы китапханәче Лилия Әхмәтҗанова да мәхшүр якташыбыз турында бай мәгълүмат бирде.
Ә бәйгедә район мәктәпләре укучылары һәм өлкәннәр Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен сәнгатьле укуда сыналды, ул кулланган әйберләрне сувенирлар итеп әзерләделәр, балалар рәсемнәр ясады. Барлыгы 47 шигырь укучы һәм 32 рәсем ясаучы эше бәяләнде.
Нәтиҗәдә “Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы” шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә дипломга шәһәрнең “Уймак кыз” балалар бакчасыннан Роман Бородин, Артемий Минеев, Сармашбаш авылыннан Аяз Сайфуллин, Югары Мәлемнән Элина Трофимова, Зәринә Баранова, Дмитрий Рогов лаек булдылар.
II дәрәҗә диплом ияләре: Югары Мәлемнән Аяз Галиуллин, Кадердән Валерия Антонова, Түбән Лоҗыдан Лилия Мифтеева, Аксардан Самира Миңнуллина, Чыбыклыдан Нәкыя Дәүләтшина, Сармашбаштан Кадрия Гыйльманова.
III дәрәҗә дипломнарны Кадердән Дарина Шакирова, Аксардан Диана Миронова, Тәкмәктән Елизавета Лаврентьева, политехник көлляттән Максим Леонтьев, Югары Пәнәчедән Гөлшат Михайлова, Сәвәләйдән Ләйлә Сабаева, Сармашбаштан Наилә Арсланова алдылар.
Бәйгедә катнашучы балалар исә Мөдәрис Әгъләмовның шигырьләрен укып, аны рәсемгә төшерүдә дә сыналдылар. “Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре - рәсемнәрдә” бәйгесендә I дәрәҗәдә диплом белән Югары Мәлемнән Камил Чернов, шәһәребезнең 6нчы мәктәбеннән Азалия Әхмәтшина, 3нче мәктәптән Альмира Абрамова бүләкләнделәр.
II дәрәҗә дипломга Югары Пәнәчедән Ильяс Гарифуллин, Югары Пәнәчедән Илнур Исмәгыйлев, Югары Пәнәчедән Илдар Хуҗин лаек булдылар.
III дәрәҗә дипломнарны Кадердән Инзилә Гайнетдинова, Югары Мәлемнән Аяз Галиуллин, 2 нче мәктәптән Полина Зыкова алдылар.
Ә Мөдәрис Әгъләмов иҗаты буенча кулдан эшләнгән хезмәтләр буенча шәһәрдәшебез Наталья Шакирова һәм Имәнлебаш авылы егете Илхан Гәрәев эшләре аерым игътибарга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев