Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре киңәште

“Энергетик” Мәдәният сараенда мәдәният идарәсенең кече коллегиясе үтте.

Утырышта район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты. Мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина 2022 елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.

2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы, Татарстанда цифрлаштыру елы һәм Зәй муниципаль районында Зәй шәһәренең 370 еллыгы елы дип игълан ителгән иде. Бүген мәдәният учреждениеләре динамик рәвештә үсә һәм мәдәни мохит булдыру һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын гадәти форматта гына түгел, ә онлайн мохиттә дә яхшырту өстендә актив эшли.

Шәһәрдә, шул исәптән, Мирный бистәсендә һәм Иске Зәйдә, "Энергетик" Мәдәният сарае, үзәк китапханә, киноучреждение, балалар музыка мәктәбе, туган якны өйрәнү музее эшли.  Авыл җирлекләрендә үзәк китапханәнең 29 филиалы, район мәдәният йортының 38 филиалы бар. Мәдәният учакларында 353 кеше хезмәт куя, шуларның 219ы - мәдәният өлкәсе белгечләре. 

Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләренең 2022 елда уртача хезмәт хакы 36 мең 089 сум тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 12,5 процентка күбрәк.

2022 елда районда 6 меңнән артык чара уздырылды. Ел дәвамында барлык чараларда юбилей символикасы булган атрибутика - кием-салым, бейсболка, сувенирлар  кулланылды.

Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган чаралар планы кысаларында 22 гыйнварда Зәй балалар музыка мәктәбенең 60 еллык юбилее билгеләп үтелде. Зәй шәһәренең  юбилеена татар эстрадасы артистлары, районыбызда туып-үскән Айдар Сөләйманов, Марат Галимов һәм Ясмин башкаруында Зәйнең үз гимны барлыкка килде. Шулай ук юбилей кысаларында шәһәрнең предприятие һәм оешмалары арасында “Җир шарының иң яхшы шәһәре” үзешчән сәнгать һәм халык иҗаты фестивале узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр, политехник колледж, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары катнашты. Фестивальнең приз фонды 370 мең сум тәшкил итте.
Һичшиксез, район мәдәният тормышындагы  якты вакыйга - шәһәрнең 370 еллыгына багышланган “Уйна, гармун” телевизион тапшыруын төшерү булды. Ул   28 апрельдән 1 майга кадәр “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында, районның иң матур җирләрендә төшерелде. Районыбызга багышланган тапшыру 1нче федераль каналда күрсәтелде.
“Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас”, “Азаль” халык җыр һәм бию ансамбле, “Улыбка”, “Магия” бию ансамбльләре, “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме җырчылары, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Халыкара, бөтенроссия, республика бәйгеләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.

2022 елда Зәй туган якны өйрәнү музее тарафыннан мәктәп тавы һәм яр буе мәйданы максималь файдаланылды. Халык һәм кунаклар өчен экскурсияләр, тарихи күзәтүләр һәм чаралар үткәрелде. 

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә 700 мең сумлык “Татнефть” хәйрия фонды гранты отты. Киноучреждение “Кинозал тигез мөмкинлекләр”  социаль проектын 429 мең  400 сумга гамәлгә ашырды, шул исәптән 70 мең 760 сум җирле бюджеттан бүленгән иде.
Грант нигезендә Югары Мәлем мәдәният йортына 20 млн сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелгән, шул исәптән 5 млн сум җирле бюджеттан бүленеп бирелгән.
 Халык иҗатын популярлаштыру һәм саклау эшенең бер формасы булып фольклор экспедицияләр  тора. Августта шундый экспедиция районыбызда булды. Экспедиция районыбыз территориясендә яшәүче керәшен халкының этнография, фольклор, декоратив-гамәли сәнгате материалларын җыю өчен килде. Җыелган материаллар Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгенә  саклауга куелды.
Мәдәният учреждениеләре  цифрлаштыру елы кысаларында мәгълүмати ресурсларны активрак куллана башладылар. Барлык  учреждениенең сайтлары, Вконтакте социаль челтәрендә битләр булдырылды. Киноучреждение сайты аша электрон билетлар сатып алырга мөмкин. Киносеанслар турында мәгълүмат учреждение сайтында һәм Вконтактның социаль челтәрендә урнаштырыла. 2022 ел башыннан туган якны өйрәнү музееның рәсми сайты тулы көченә эшли башлады. Зәй балалар музыка мәктәбе “Татарстан өстәмә белем бирүче навигатор” электрон системасында эшли. Сайтка белем бирү программалары куела, өлгереш журналы алып барыла, музыка мәктәбенә укырга керү өчен гаризалар электрон рәвештә кабул ителә. “Татарстанда электрон белем” ресурсында да шулай ук эш алып барыла. Сайтка чаралар (концертлар, мастер-класслар, конкурслар), локаль актлар, белем бирү программалары, уку планнары, мәктәп бәйгеләренең нигезләмәләре һәм башка мәгълүмат куела.

“Энергетик”  Мәдәният сарае сайты – шәһәр мәдәниятенең визит карточкасы, анда керүчеләр эш режимын гына түгел, ә планлаштырылган һәм инде узган чаралар турындагы мәгълүматны да белә ала. Сайтка керүчеләрне җәлеп итү өчен, мәгълүмат даими рәвештә актуальләшә, һәм файдалы материаллар урнаштырыла. Сайтка көненә 3 меңнән артык кеше керә. 

Үзәк китапханәнең интернет челтәрендә үз сайты бар, шулай ук  Вконтакте социаль челтәрләрендә “Укый торган Зәй”  бите эшли. 

2022 елда "Пушкин картасы" федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. “Пушкин картасы” программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2021 елның 1 сентябреннән башлап җибәрелде. Проектның максаты: балаларны һәм яшьләрне сәнгать һәм сәнгатьне өйрәнүгә актив җәлеп итү. Программага Россиянең барлык төбәкләрендәге театрлар, музейлар, концерт заллары, филармония, китапханәләр, мәдәният сарайлары кушылды. Бүгенге көндә “Пушкин картасы”  проектында “Энергетик” Мәдәният сарае, балалар музыка мәктәбе, туган якны өйрәнү музее һәм киноучреждение катнаша.

2022 елда "Пушкин картасы" проекты буенча мәдәният учреждениеләре тарафыннан 1 млн 865 мең 400 сум эшләнгән.

Зәй мәдәният идарәсе 2023 елга район мәдәният йортына һәм үзәк китапханәгә “Пушкин картасы”  проекты кысаларында эш башларга, мәдәният учреждениеләренә шәһәрнең һәм районның мәгариф учреждениеләре белән берлектә “Пушкин картасы”  проекты кысаларында эшләү алгоритмын җайга салырга, (акча районда калырга тиеш);  мәдәният учреждениеләренә яшь кадрлар җәлеп итәргә, мәдәният учреждениеләрендә иҗат коллективларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә; мәдәни-ял итү учреждениеләренә яңа иҗади коллективлар булдыру өстендә эшләргә һәм мәдәни-иҗат эшчәнлеге өчен шартлар тудырырга; шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау эшен дәвам итәргә; балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшен көчәйтергә; мәдәният белгечләрен максатчан укыту буенча планлы эш алып бару бурычларын куйды.

Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Мәдәният идарәсенең эшен югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев