Зәйдә Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан зур концерт була
2014 елның 18 марты чын батырлык һәм халык сүзе хакимияте, тарихи гаделлек тантанасы буларак Россия дәүләтенең иң яңа елъязмасына мәңгегә кереп калды.
Унике ел элек Кырым ярымутравы һәм Севастополь шәһәре халкы аңлы, ирекле рәвештә сайлау ясады - аларны уртак язмыш, күп гасырлык мәдәният һәм рухи тамырлар бәйли торган Россия белән бергә булды.
Бүген районыбызның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге истәлекле датага багышланган тематик дәресләр һәм чаралар уза. Көннең төп вакыйгасы – бәйрәм концерты булачак, ул «Энергетик» Мәдәният йортында көндезге сәгать 1 дә башлана. “Мы вместе – Россия!” концертына патриотик җырлар тыңларга, биюләр карарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев