Зәйдә киңкырлы талант иясе белән очрашу узды
28 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева иде.
Ул 1970 елда Мамадыш районы Владимир авылында дөньяга килә.
“Мәктәптә өченче сыйныфта укыганда иң беренче шигыремне яздым. Аннан соң өлкән классларда бер күңелсез хәл - поэзия белән араны өзәрлек сәбәпләр булып, каләмне ташлап тордым. Кырт кисеп, шигырь дәфтәремне ертып аттым да мин башка язмыйм, дидем. Күңел барыбер шигърияткә тартты. Шигырьләрем тормышның ак-кара якларын үземчә, үз фәлсәфәм белән сурәтләп языла”, – диде Елена ханым.
Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында халык уен кораллары оркестры бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын студент елларында ук Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән халык музыкасы оркестрында башлый.
-Үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Авылдагы кичәләр, солдат озатулар берсе дә миннән башка узмый иде. Ул вакытта магнитофоннар модага керде, яшьләр гармунга тартылмый башладылар. Чынлап та, булды бит шундый заман – магнитофон күтәреп йөргән егетләр иң модный егетләр иде. Кызлар да шуларга карый иде. Ләкин минем болар гармунга мәхәббәтемне сүндермәде. Әтием дә оста гармунчы иде, ул да, әнием дә бик матур җырлдый иде, - дип тамашчылар белән хатирәләре белән уртаклашыт ул.
Елена Михайловна Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев белән бер авылдан. Үсмер кызга сәнгатькә юлны да Георгий Мифодиевич ачкан. Җитәкләп диярлек, мәдәният институтына укырга алып барган, гомер буе киңәшләрен биргән.
-Минем хыялым театр училищесына укырга керү иде. Ләкин әни белән олы дәдәм каршы килделәр. Шул көннәрдә Георгий Мифодиевич безнең өйгә килеп керде. Ул миңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Баян классы”на укырга керергә тәкъдим итте. Мин бит моңарчы хромка гармунда гына уйный идем, шулай итеп берничә ай эчендә үзлегемнән баянныда үзләштерергә туры килде. Сәнгать юлына мине Георгий Ибушев кертеп җибәрде һәм моңа бер дә үкенмим, - ди Елена Михайловна.
Бүгенге көндә ул - "Бәрмәнчек" керәшен Дәүләт фольклор ансамблендә оркестр артисты, ансамбльнең әйдәп баручы солисты.
Чара барышында Елена Михайловна үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды, төрле уен коралларында уйнады. Шулай ук күпкырлы талант иясенең узган ел азагында басылып чыккан «Әйтер сүзләр бар әле» шигырьләр китабы да тәкъдим ителде.
Кичә ахырында китапханә директоры Сәрия Батршина һәм районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев Елена Данилова-Григорьевага теләкләрен сүзләрен җиткерделәр. Кичәгә килгән һәркем үзенә рухи азык алып, ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев