Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә гармун моңнары яңгырады

Бүген Зәебезнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында традицион “Уйнагыз, гармуннар” фестивале гөрләде.

Анда һәр ел саен районыбызның данлыклы гармунчылары, шәһәр музыка мәктәбендә укучы яшь талантлар чыгыш ясый. 

"Уйнагыз, гармуннар" фестивален район мәдәният йортлары директоры Гүзәлия Гатина ачып җибәреп, һәр чыгыш ясаучыга уңышлар теләде.
Әлеге чара соңгы егерме  елдан артык арада  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә уздырылуы белән дә кадерле зәйлеләр өчен, чөнки легендар шәхеснең гармун моңнарын күпләр хәтерли, ул берничә буын гармунчылар әзерләгән мөхтәрәм зат. 

Быел да паркта район һәм шәһәрнең 30дан артык гармунчысы жюри алдында чыгыш ясап, үз осталыгын күрсәтте. Катнашучыларның уйнау осталыгы берәүне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш әле җыр, биюләр белән аралашып барды. Зәйдәге 1 май – Хезмәт бәйрәме талантларны барлау, яшь буынны гармун моңнарына тарту чарасы белән дә истәлекле булды.

Биредә үк район мәдәният йортларында эшләүче кул эшләре клубларының күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Осталар үз эшләрен  күрсәтеп кенә калмады, мастер-класслар да үткәрде. Жюри иң оригиналь эшләр дип, Аксар, Поручик, Урсай авылы уңганнарын бәяләде, аларга бүләкләр тапшырылды.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев