Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә ”Гаилә тарихында гасырлар авазы” шәҗәрә бәйгесе узачак

“Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез” шәҗәрә бәйгесе республикада бишенче ел уздырыла.

Быел ул Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узачак.

Зәйдән бәйгедә Имәнлебаштан – Әхмәтҗановлар, Бура-Киртәдән – Сәгыйдуллиннар, Карманнан – Мөхәсимовлар, Гүлкиннән – Иньковлар, Иске Зәйдән Долговлар гаиләләре катнашыр дип көтелә.

Бу гаилә бәйрәме, безнең республиканы шәҗәрә төзүгә һәм гаилә кыйммәтләрен танытуга җәлеп итү максатыннан уздырыла. 27 февральдә бәйгенең муниципаль этабы үтәчәк.

Бәйгенең төбәк этабы да Зәйдә булачак, диләр.

Муниципаль  этап программасы милли ризыклар күргәзмәсе һәм шәҗәрә бәйгесе бүлекләреннән торачак. Финалга өч гаилә чыгачак. Аларга урыннар бирелә. Муниципаль этапта җиңү яулаган гаиләгә 10 мең сум бүләк каралган һәм ул гаилә Зәй данын төбәк этабында яклаячак.

Фото шәхси архивтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев