Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә “Бар шундый бер Батулла…» әдәби сәгате үтте

Мәгълүм булганча, 1 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында сәнгать эшлеклеләре атналыгы уза.

Әлеге проект кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә театр режиссеры, педагог, язучы, драматург һәм сатирик Рабит Батулланың тормышына һәм иҗатына багышланган «Бар шундый бер Батулла…» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Чара барышында китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның «Туган ягым — Зәй төбәге» истәлекләреннән өзекләр укылды, әлеге истәлекләрдә Батулла якташларын, укытучыларын һәм авылдашларын искә ала. Шулай ук сәнгать эшлеклеләре тормышыннан гыйбрәтле һәм кызыклы тарихлар яңгыратылды. Шулай ук  чарага китап күргәзмәсе әзерләнде.  

Рабит Батулла төрле жанрларда яза: әкиятләр, пьесалар, хикәяләр, романнар, автобиографик очерклар. Аның әсәрләре тормышка фәлсәфи карашы, сюжетларының үткенлеге һәм юморы белән аерылып тора.

Батулланың иң танылган пьесаларыннан берсе- «Кичер мине, әнкәй». Ул гаиләдә балалар тәрбияләү белән бәйле төрле ситуацияләр турында. 1979 елдан бу пьеса татар дәүләт академия театрында куела һәм зур уңыш казана. Сиксәненче елларда аны илнең башка театрларында да сәхнәләштерәләр.

1985 елда Рабит Батуллага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде. Әдәбияттагы казанышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен әдип Гаяз Исхакый исемендәге премия һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек була.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев