Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә балалар кышкы күренешләрне рәсемгә төшерә

19 гыйнварда Зәйнең Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында «Кышкы әкият» дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе ачылды.

Анда балалар елның матур вакыты – кышның күркәм мизгелләрен үз рәсемнәрендә чагылдырды.  Яшь рәссамнар үзләренең иҗаты белән чын күңелдән уртаклашты. Балалар кышкы пейзажларны, табигатьне, күңелле әкият персонажларын, кар бабайларын, безнең якларда  кышлаучы кошларны ясадылар. 

“Гыйнвар ахырына кадәр һәр теләгән кеше әлеге күргәзмәне карый һәм балалар иҗатына соклана ала”, - ди мәдәният йорты директоры Фәннур Миңнекәев.

фотолар мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев