Зәйдә “Алтын башак” яшь талантлар бәйгесе яңа осталарны ачыклады
6 декабрьдә Зәй музыка мәктәбендә унбишенче тапкыр балалар вокаль иҗатын үстерүгә багышланган “Алтын башак” бәйгесе үтте.
Быел ул Ватанны саклаучылар елы уңаеннан патриотик темага җырлар башкаруны күз уңында тотып оештырылды.
Яшь талантлар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр” номинацияләре буенча төрле яшь категорияләрендә сыналдылар.
Матур костюмнарда патриотик җырларны чын күңелдән башкару бәйрәм рухы тудырды. Жюри барлык катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Конкурс Зәй җиренең талантларга никадәр бай булуын кабат исбатлады.
“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә:
I дәрәҗә лауреатлар исеменә Якты Күлдән “Звонкие голоса”, Бигештән “Тамчылар” ансамбльләре лаек булды. II дәрәҗә лауреатлар булып Гүлкиннән “Колокольчики”, Кадердән “Бусинки” ансамбльләре, III дәрәҗә лауретлар булып Бигештән “Мизгел”, Ал. Бистәсеннән “Незабудки”, Югары Мәлемнән “Аяз” ансамбльләре танылды.
“Вокал-соло” номинациясендә:
I дәрәҗә лауреат исеме Кадердән Азалия Хамматова һәм Дарина Шакироваларга бирелде. II дәрәҗә лауреатлар – Югары Мәлемнән Аяз Галиуллин, Айдар Хөсәенов; III дәрәҗә лауреат – Гүлкиннән Ралина Попова.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм истәлекле сертификатлар белән бүләкләнделәр. Педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды. “Алтын башак" балаларга онытылмаслык сәхнә тәҗрибәсе һәм иҗади аралашу шатлыгы бүләк итте.
фотолар музыка мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев