Зәйдә – Әлмәт язучылары
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе “Әдәбият. Илһамият. Мәдәният.” кунакханәсендә күрше Әлмәт шәһәре язучылары булды. “Иҗат киңлегенә чикләр юк” дип аталган әдәби кичәдәдә язучы, драматург, журналист, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, язучы, журналист, педагог Илүсә Нәбиуллина, шагыйрә, тележурналист, күп кенә танылган җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова Зәйнең әдәбият яратучы, иҗатка гашыйк активистлары очрашты.
Китапханәче Лилия Әхмәтҗанова кунакларның һәрберсенең үзенчәлекле якларын ачып бирә торган сораулар белән кичәне җанландырды. Чарада язучылар үзләренең тормыш юлы һәм иҗатлары хакында сөйләделәр.
Равил Сабыр үз чыгышында очрашуга килгән кешеләрнең иҗатны йөрәге белән аңлый торган кешеләр булуын ассызыклады. Ул драматург буларак иҗатының әлеге өлешенә аерым тукталды. Республиканың Минзәлә районы Тупач авылында туган егетнең Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында укыганда ук “Идел”, “Чаян” журналларында хикәяләре басыла, “Татарстан яшьләре” газетасында үткен мәкаләләре белән укучылар күңелен яулый. Югары белем алгач та Равил балачактан гашыйк булган ак кала – Чаллыга кайта. Монда “Аргамак” журналында баш мөхәррир, шәһәрнең рус телендә чыгучы газеталарында журналист булып эшли. Чаллы татар дәүләт драма театры белән тыгыз элемтәдә иҗат итүгә керешә. Ә инде 2015 елдан гаиләсе белән Әлмәткә күченеп биредә төпләнә. Ул күп кенә пьесалар иҗат итә. Шуның нәтиҗәсе буларак “Яңа татар пьесасы” бәйгесе лауреаты исемен яулый, Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә ия була. Аның “Земфирәкәй, сылуым, аппагым!”, “Теләк” драмалары, “Абага алмасы ачы була” һ.б. әсәрләрен төрле театрлар сәхнәләштерә. Ә менә Фатих Әмирханның “Хәят”е аеруча яратып кабул ителә. Очрашу барышында спектакльдән өзек тә зәңгәр экран аша тәкъдим ителде.
Равил Сабыр хәзер Әлмәттә яшь иҗатчылар белән җитди эш башлануын да хәбәр итте.
- Без ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә яшь, иҗат итәргә сәләтлеләрне җыеп еш кичәләр оештыра башладык. Анда билгеле язучыларны чакырып яшьләр белән очраштырабыз, аларга киңәшләр бирәбез. Чөнки без бүген киләчәк татар әдәбияты турында кайгыртырга тиешбез, - диде ул.
Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы, журналист, педагог Илүсә Нәбиуллина исә үзенең шаян чыгышы белән игътибарны җәлеп итте. Мөслим районының Баек кызы оныкларына сөенеп, иҗат белән янып яшәүнең зур бәхет булуын ассызыклады. Үзе дә күп уку сәбәпле төрле билгеле әдипләрнең шигырьләрен яттан сөйләп шаккатырды.
Шагыйрә һәм тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Нәфисә Сабирҗанова исә үз шигырьләрен сөйләп кенә калмады, популяр җырларга әверелгәннәрен җырлап та бирде.
Кичә Әмир Сөләйманов, Флүрә Гыйниятова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
Әлмәт язучылары шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, иҗат йортында, музыка мәктәбендә укучылар белән, яшьләр учреждениеләрендә яшь зәйлеләр белән дә очрашып аралаштылар.
Үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина аларны алга таба да Зәйдә очрашуларда көтеп калуларын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев