Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә «Әйдә, шаяРТ» КВН лигасының район этабы узды

Район этабында җиңүчеләр май аенда Казанда узачак фестивальгә чакырыла.

КВНны оештыручылар булып ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республика Яшьләр эшләре министрлыгы тора.

Жюри «Әйдә, шаяРТ» КВН татар лигасының (11-16 майда үтәчәк) һәм «Республика» лигасының (3-8 май) телевизион сезонында катнашу өчен командалар сайлап алды. Район этапларында җиңүчеләр май аенда Казанда узачак фестивальгә чакырыла.

КВНга татар һәм рус командалары кирәк иде.

«Казаннан Зәйгә килгән ике профессиональ КВНчы өч көн буе безнең командаларны дөрес һәм матур итеп сөйләргә, халык алдында чыгыш ясарга, шаярту уйлап табарга, командада эшләргә, актерлык осталыгына, КВНда уйнарга өйрәтте», — ди шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев.

Катнашучыларның «Әйдә, шаяРТ» телевизион лигасына һәм «Республика» лигасына эләгү мөмкинлеге барлыкка килде.

«КВН — ул үзешчәннәр уены. Анда супер артистлык, талантлы булу яки шаяртып сөйләшү мәҗбүри түгел. Казаннан килгән белгечләрнең теләсә кайсы кешедән КВНщик ясый алуына инандык. Өч көн эчендә!» — ди Фәннур Миннекәев.

Уенда 5 команда катнашты. Беренче блокта ике команда катнашып, рус телендә, икенче блокта өч команда татарча чыгыш ясады. Фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри Гран-прига рус һәм татар телләрендә ике команда лаек дип тапты. Болар — шәһәр мәдәният йортыннан «Подружки» рус, район мәдәният йортыннан «Пяташники» татар командалары. «Безгенә» һәм «Зәй җыелма» командалары I урынны яулады. «Иң яхшы актриса» номинациясендә Олеся Кучумова һәм «Ин яхшы актер» номинациясендә Фәннур Миннекәев җиңде.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев