Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй халкы һәм шәһәр кунаклары өчен Раштуага багышланган концерт оештырылды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае хезмәткәрләре «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Раштуа концерты куйдылар.

Мондый концертлар үткәрү «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларын тормышка ашыра: гаилә кыйммәтләрен ныгыта һәм гаиләләргә актив ял өчен уңайлы шартлар тудыра.

Концертта «Горячие сердца» төркеме һәм «Русская душа» ансамбле чыгыш ясады. Тәкъдим ителгән һәр иҗат номеры бәйрәм концертының чын бизәге иде. Концертны алып баручылар Иван Чебаков һәм Виктория Шәрәфиева тамашачыларны артистларга кушылып җырларга һәм биергә чакырдылар.

Раштуа концерты шәһәр халкы һәм кунаклары өчен чын бәйрәмгә әверелде, алар бу кичне төп чыршы янында гаиләләре белән җылы атмосферада саф һавада уздырдылар һәм яхшы кәеф, онытылмаслык күп тәэсирләр алдылар. Барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев