Зәй вокалистлары «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивалендә триумфаль чыгыш ясады
Яшь зәйлеләр фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.
Әлмәттә бу көннәрдә «Сандугач сайрар илем» XXIX балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестиваленең финал этабы бара. Һәр елдагыча быел да анда Зәйнең талантлы балалары мәртәбәле жюрины искиткеч чыгышлары белән сокландыра.
«Татнефть» хәйрия фонды Татарстанның нефть төбәгендәге иң эре иҗади проектларның берсе булган «Сандугач сайрар илем» XXIX балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестиваленең финал этабын ачты. Фестиваль «Каракүз» мәдәният һәм сәнгатьне үстерү программасы кысаларында уза һәм 7 яшьтән 21 яшькә кадәрге сәләтле балаларны һәм яшьләрне — солистларны, иҗат коллективларын һәм аларның педагогларын берләштерә.
23 гыйнварда фестиваль кысаларында ялгыз башкаручылар арасында бәйге узды. Анда “Энергетик” Мәдәният сараенда шөгыльләнүче, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина һәм педагог Людмила Заплутахина шәкертләре югары осталык күрсәттеләр һәм бүләкләр алдылар.
Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль", “Мирас” ансамбльләре солистлары инде күп еллар дәвамында әлеге бәйгедә кече яшьтән сыналып үсә.
“Безнең талантлы балалар бу дәрәҗәле фестивальдә катнашу көннәрен көтеп алалар, алдан җитди әзерлек аларны уңышлар яулауга китерә. “Сандугач сайрар илем” фестиваленә без яшь йолдызларны ачуларына, алар иҗатына игътибар бирелүгә бик рәхмәтлебез”, - ди Әлфия ханым. Фестиваль нәтиҗәсе буенча аерым башкаручылардан Александра Шишмагаева - «Эстрада җыры» номинациясендә - I урын, ә Сабина Асадова белән Шамил Шәкүров - «Халык җыры» номинациясендә - III урын, Эмилия Баһаветдинова - «Эстрада җырлавы» номинациясендә дипломант булдылар.
Шулай ук “Росток” иҗат төркеме солисты Глеб Макаров та бәйге дипломанты булды. Зәй балаларының башкару осталыгы югары бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев