Зәй вокаль ансамбльләре «Сандугач сайрар илем» республика фестивале җиңүчеләре исемлегенә керде
Зәй артистларының Әлмәттә узган «Сандугач сайрар иле» республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә чыгышлары зур җиңү белән тәмамланды.
«Азаль» халык вокаль-хореография ансамбле «Халык вокалы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу уңыш-җентекле эш, чын осталык һәм традицион сәнгатькә мәхәббәт нәтиҗәсе. «Мирас» вокаль ансамбле «Эстрада вокалы» номинациясендә III дәрәҗә диплом алды.
Коллективларның югары әзерлек дәрәҗәсе фестивальне оештыручылар тарафыннан лаеклы бәяләнде. Ансамбльләр җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина һөнәри осталыгы һәм балалар иҗатын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт хаты алды.
Фестивальдә Зәй балалар музыка мәктәбенең «Лель» рус җыры ансамбле дә катнашты. Җитәкчеләре Ирина Рыжова һәм Лариса Герасимова әзерләгән коллектив конкурс дипломанты исеменә лаек булды.
«Сандугач сайрар илем» фестивале «Татнефть» хәйрия фонды инициативасы белән оештырылган «Каракуз» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм программасы кысаларында үткәрелә.
фотолар: ансамбльдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев