Зәй үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды
30 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Чаллының хатын-кыз рәссамнарыннан торган “Ак калфаклы рәссамнар” иҗат берләшмәсенең “Милли йөзебез, аяз күгебез” күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә төрле иҗади карашлар берләштерелгән, анда рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать тәкъдим ителә. Һәрбер эш авторларның гаиләгә мөнәсәбәтен, гореф-гадәтләрне, өй учагы җылысын һәм буыннар бәйләнешен чагылдыра. Төсләрнең байлыгы, бизәкләрнең нәфислеге һәм сәнгати күзаллауның нечкәлеге күңелләрне кузгата. Экспозиция татар милли сәнгатенең югары дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, аны популярлаштыруда һәм саклауда мөһим адым да булып тора.
Барлык рәссамнар да үз почерклары, үз күзаллаулары һәм билгеле бер юнәлешләре булган иҗади шәхесләр. Аларның иҗаты белән төркем җитәкчесе Рауза Иванова-Латыйпова якыннанрак таныштырды. Рәссамнарга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады. Зәй рәссамнары да гүзәл зат иҗат шәхесләренә хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясадылар. Бу көнне китапханәдә эчкерсез атмосфера хөкем итте. Бәйрәм вакытында кунаклар “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективларының музыкаль номерларыннан ләззәт ала алдылар.
Сәламләү сүзе белән үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина чыгыш ясады. Тантана тәмамланганнан соң кунаклар бик күп искиткеч эшләр белән таныштылар, фикер алыштылар.
Күргәзмәне үзәк китапханәдә әле бер ай дәвамында карарга мөмкин, биредә теләгән һәркемгә татар мәдәниятенең матурлыгына һәм күпкырлылыгына кагылырга мөмкинлек бирелә.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев